ЦИЛИНДР и. гр. 1) мат. Турыпочмаклыкны кайсы да булса бер кыры тирәсендә әйләндерүдән килеп чыккан геометрик җисем. Эчендәге энергиясе бүленеп чыккан күләм, рәсемдә күрсәтелгәнчә, бер берәмлек биеклегендәге цилиндр күләменең яртысына --- тигез. Төзү материаллары 2) тех. Шул җисем формасындагы деталь яки җайланма. Цилиндрның берсенең поршене аска төшкән вакытта, газ ачылып китә дә, шуңа баетылган ягулык килеп керә. М.Мәһдиев 3) Шул формадагы биек, каты, тар кырыйлы ирләр эшләпәсе. Уйнарсың Чемберленны да, ләкин аның өчен цилиндр я булмаса зур эшләпә кирәк. Т.Гыйззәт. Ул цилиндр кигән, кара фракта, трость тоткан. Г.Каюмов |