ЦИКЛОП и. гр. 1) миф. Борынгы грек мифологиясендә: маңгай уртасында сыңар күзе булган зур гәүдәле зат. Бу сюжет икенче бер яктан да игътибарга лаек: әкияттәге сыңар күзле Дию карчыгы Гомерның «Одиссея» поэмасындагы Циклопка охшаш. Л.Җамалетдинов

2) зоол. Ишкәгаяклы кыслачыклар семьялыгыннан төче сулыкларда тереклек итә торган сыңар күзле кечкенә ерткыч су хайваны. Әллә кайсы гына океаннан циклоп килә, диделәр. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә