ЦИ’КЛИК с. кит. 1) Цикллап кабатлана торган; цикллы. Бу табигый, чөнки татар шигърияте тарихында мәгълүм циклик үсеш кичергән фикер поэзиясе хәзер чын мәгънәсендә югары баскычка күтәрелде. З.Мансуров. Бу системада «үсеш», «уку», «камилләшү» төшенчәләре этикага нигезләнгән циклик процесслар буларак аңлатыла. Фән һәм тел

2) Цикл ( 3 мәгъ.) барлыкка китергән, цикл тәшкил иткән. Д. Фәтхинең «Алтын тайга трагедиясеннән» поэмасында композиция сонатаның циклик формасы белән охшаш. Н.Юзиев

3) хим. Төзелеше, структурасы боҗра, балдак кебек булган. Составына азот кергән кушылмалар арасында циклик төзелешле матдәләр бигрәк тә күп. Глюкоза, рибоза, дезоксирибозаның циклик молекулаларына кислород атомнары кергән кебек, цикллар составына углерод атомнары белән беррәттән азот атомнары да кергән кушылмалар аеруча әһәмиятле. Органик химия. Циклик элементлар группасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә