ЦИКЛ и. гр. 1) Нәрсәнеңдер төгәлләнгән башкарылышын, үсешен тәшкил иткән ниндидер күренешләр, процесслар, эшләр һ.б. җыелмасы. Ләкин мөселман календарендагы кәбисә елларның, XX гасырда без яшәгән календарьдагы кебек дүрт елга бер кабатланмыйча, утыз еллык цикл белән алмашынуы мәсьәләне шактый катлауландыра. А.Тимергалин. Алмаш ток циклы. Эчке янулы двигатель циклы 2) Үзара бәйләнешле, эзлекле рәвештә бер-бер артлы кабатлана, башкарыла, үтәлә торган күренешләр яки дисциплиналар җыелмасы. Лекцияләр циклы 3) Уртак тема, катнашучылар һ.б. белән үзара бәйләнгән бер үк жанрдагы әдәби, музыкаль әсәрләр җыелмасы. Соңгы елларда ул [Т.Миңнуллин] авыл эте турында балалар сәхнәсе өчен тулы бер пьесалар циклы иҗат итте: «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае» ---. А.Әхмәдуллин. Гомеренең соңгы елларында ул Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклына мөрәҗәгать итә. К.Гыйззәтов |