ЦИВИЛИЗА’ЦИЯ и. лат. 1) Теге яки бу иҗтимагый-икътисади формация ирешкән иҗтимагый үсеш, матди һәм рухи культура дәрәҗәсе. Ләкин моның тамыры мөселманлык чорыннан да ераккарак – борынгы Мисыр һәм гомумән борынгы цивилизация заманнарына сузыла. Н.Фәттах. Бу идеология Россия хакимиятенең дә төрки цивилизациягә булган мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртте. М.Хәсәнов

2) Хәзерге дөнья мәдәнияте һәм аңа хас техник казанышлар. Тик Ходай бирмәгән бәхетне цивилизация белән генә алыштырып булмый икән ул барыбер. З.Мифтахов. Телефон да, газ да юк – цивидизациянең әсәре дә юк анда



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә