ЦЕХ и. нем. 1) Сәнәгать предприятиесенең төп җитештерү берәмлеге: бер төр эшләнмәләр чыгара торган бүлек. Цех мастеры, элекке тормышта коммунистик хезмәт ударнигы булып йөргән Кәримов, тирә-якка карана-карана, һәм «Алтын чәч» ариясеннән кайсыдыр өлешен борын эченнән генә көйли-көйли, завод идарәсенә юл алды. Я.Шәфыйков. Станоклар шауладылар цехларда. Р.Мингалим 2) Шундый бүлек урнашкан бина. Караклар цех түбәсенә менәләр. Р.Кәрами 3) Шул бүлектә эшләүче кешеләр. Коючылар цехын фаҗига тетрәтте. Н.Хәсәнов. Кыскарттылар. Цехыбыз белән киттек. Базарга чыгарга мәҗбүр булдым. В.Нуриев 4) тар. Урта гасырларда Көнбатыш Европа шәһәрләрендә бер үк профессияле һөнәрчеләр оешмасы. Башмакчылар цехы |