ЦЕРЕМО’НИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса йола, акт, тантана үткәрүнең кабул ителгән, билгеләнгән тәртибе; шул йола, акт, тантана үзе; мәрасим. Юбилей тантанасы Вәлиуллиннар яшәгән нигездәге йорт капкасына мемориаль такта кую церемониясе белән башланып китте. Т.Нәҗмиев 2) сөйл. Үз-үзен тотуда, мөгамәләдә үтә тәкәллефле кешегә хас шартлы кыланышлар, кагыйдәләр; мөгамәләдәге, үз-үзен тотудагы ясалмалылык. Ханым, йөзенә ясалма елмаю чыгарып, тәртип белән һәркайсын язды, ниндидер кәгазьләр бирде, яхшы ял теләде, чәй бүлмәсенә кереп чәй эчәргә тәкъдим ясады. Бу церемония бик озакка сузылды. Д.Каюмова |