ЦЕРЕМОНИАЛЬ с. 1) Церемониал белән бәйле, шуңа караган. Илләр, дәүләтләр башлыкларының дуслыгы – рәсми, церемониаль күренеш яки реклама, абруйлану чарасы – шуннан ары берни түгел. М.Мирза

2) Билгеле бер церемониал буенча үткәрелә торган. Церемониаль маршны ишеткәч тә бии башлаган кавалерия аты кебек, Галим Урманов та, урман өсләрендә яңгырап торган ерактагы пулемёт тавышларын ишеткән саен, кызурак атлады. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә