ЦЕРЕМОНИАЛ и. лат. Берәр йоланы, мәрасимне үткәрү өчен рәсми кабул ителгән, гадәттә үтә тантаналы төстәге тәртип. Инсценировканы уздырдым ---, аерым моментлар искиткеч бер җанлылык белән үттеләр: --- фронтка китә торган парад церемониалы, Николайның смотры көтелгәннән артык матур иделәр. Ш.Усманов |