ЦЕНТРИФУ’ГА и. нем. тех. 1) Катнаш матдәләрне үзәктән куу көче тәэсире белән состав өлешләренә аера торган аппарат. Пробиркаларны тиешле язулар белән урнаштыргач, өстәлләрне җыештырып, центрифуганы ычкындырдым да --- Фәнүзәнең сәер карашын абайлап туктап калдым. Ә.Баян. Кул белән центрифуганы әйләндерәм. А.Гыйләҗев 2) Космонавтларны күнектергән вакытта үзәктән куу көче белән организмга көчле физик тәэсир барлыкка китерә торган җайланма. Севчук, тәрәзәдән башын тыгып, бермәл, үзен центрифугада сынарга әзерләнгәндәй, башын боргалап торды, аннары яңадан өстәл янына килде. З.Фәтхетдинов. Бер кызны центрифуга моделенә утырттылар да әкрен генә әйләндерә башладылар. Р.Зарипов |