ЦЕ’НТНЕРЛАП рәв. 1) Центнерга якын; центнер чамасында. Йорт башыннан икешәр центнер гына җыйганда да өч йөз дә алтмыш центнерлап әйбер җыелырга тиеш. В.Нуруллин. – Гектарыннан якынча 250 центнерлап яшел масса җыеп алабыз, – ди Ленар. Яңа тормыш 2) Центнер исәбе белән үлчәп. Дөрес, миңа балык килолап түгел, центнерлап, тонналап кирәк. Ә.Еники. Миңа гына каныктың инде, усалларны күрмисең шул. Алар центнерлап тотса да ярый, сүз әйтүче юк... З.Мурсиев |