ЦЕ’НТНЕР и. нем. Метрик үлчәү системасында 100 килограммга тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге. Печәнгә төшкәндә халык бик өзелә дип, Хөсәен биш-алты центнер бодай калдырткан иде. А.Гыйләҗев