ЦЕНЗУ’РА и. лат. 1) тар. Борынгы Римда цензор ( 1 мәгъ.) вазифасы

2) Сәнгать әсәрләрен, массакүләм мәгълүмат чараларын яки почта аша җибәрелгән хатларны дәүләт тарафыннан күзәтү системасы; шундый күзәтүне башкаручы учреждение. Анысы СССРда беркайчан да өзелеп тормаган, цензура тамыр җәя барган саен, елдан-ел көчәйгән генә. А.Тимергалин

3) Рәсми хакимият тарафыннан зарарлы яки кирәкмәгән дип табылган идеяләр һәм фикерләрнең таралуына юл куймау максаты белән, киң массаларга тараласы мәгълүматның эчтәлеген алдан тикшерү. Бу документлар буенча, югарыда әйтелгән чараларга өстәп, басма продукциягә цензура кертелергә, рәсми булмаган басмалар бөтенләй тыелырга тиешле булып чыкты. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә