ЦЕ’НЗОР и. лат. 1) тар. Борынгы Римда гражданнарның милкен бәяләү эшләрен башкаручы, салым түләү һәм җәмәгать әхлагын күзәтүче вазифалы зат 2) Цензура ( 3 мәгъ.) эшен башкаручы вазифалы зат. Бәлки, цензор Пинегин да: «Татарларның барысы да диярлек үзенчә укый-яза белә», – дип, юкка гына язмагандыр? Т.Әйди. Вафаны цензор чакыртып алган иде. Р.Зәйдулла |