ЦЕНЗ и. лат. 1) тар. Социаль-сәяси, хәрби, салым түли алу дәрәҗәләрен билгеләү максаты белән, билгеле период саен Борынгы Рим гражданнарының милекләрен исәпкә алып үткәрелгән җанисәп 2) Нинди дә булса сәяси хокуклардан файдалану мөмкинлеген чикли торган шарт. Әлеге дә баягы, безнең заманнарда яшь цензы бар иде: әдәби семинарларга, конференцияләргә яше 35 тән артмаган, чынлап та яшь язучыларны чакыралар иде. Марс Шабаев. Белем цензы. Милек цензы 3) махс. Предприятиене билгеле исемлеккә, реестрга кертү өчен кирәкле шарт 4) Инглиз телле илләрдә: халык санын алу, җанисәп |