ЦЕМЕНТЛЫ с. 1) Цемент кушылган. Бүрәнәләрнең бик черек җирләренә цементлы балчык сылап, такта-токта кадаклаштырдылар. Ф.Яруллин. Абый, цементлы измәне завод алып кайтамы? К.Кәримов

2) Цемент тутырылган, цемент төялгән. Шул атаклы югары уку йортында белем алган чорда да, цементлы, утынлы вагоннарны бушатып, ишле гаиләбезгә матди яктан ярдәм итеп тордым. Ирек мәйданы. Цементлы капчык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә