ЦЕМЕНТЛА’У ф. 1) Грунтларны, таш һәм бетон корылмаларны ярыкларына һәм куыш җирләренә цемент измәсе тутырып ныгыту, цемент белән катыру. «Татнефть» берләшмәсе бүген моннан егерме еллар элек борауланган скважиналарны цементлау чарасына кереште. Ә.Маликов

2) Цемент измәсе белән каплау. Төзелеш эшчеләре, идәннәрне цементлап, резин паласлар җәяләр. Сарман

3) күч. Берләштерү, туплау, ныгыту. Минем аның колхозчыларны төрле мәсьәләләр буенча кабул иткән чакларында күп күргәнем булды. Төчеләнмәс, язса – язга, килешсә – көзгә, дигәндәй, буш вәгъдәләр бирмәс. Вәгъдәсе көненә-сәгатенә тикле конкрет булыр. Кешеләрнең ышанычын шул цементлый. Б.Камалов

Цементлап килү Күптәннән һәм эзлекле рәвештә цементлау. Югары катламга омтылу ир белән хатынның араларын цементлап килә иде. Х.Камалов

Цементлап кую Тиз генә яки алдан цементлау. Биредән чүпләрне җыйганнар, һәйкәл янындагы берәү аударып киткән кирпеч багананы яңадан бастырып цементлап куйганнар. Безнең Чирмешән

Цементлап чыгу Тулысынча, башыннан ахырына кадәр цементлау. Ә менә бина тирәсен цементлап чыгу, вентиляция һәм янгын сигнализациясе урнаштыру эшләренә керешмәгәннәр әле. Әлки хәбәрләре

Цементлый башлау Цементларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә