ЦЕМЕНТ и. лат. 1. 1) Төзелештә су кушып измә ясау өчен кулланыла торган тиз катучан үзле масса яки порошоксыман минераль матдә. Кем рөхсәте белән Гәрәйне цемент алырга җибәрдең? А.Гыйләҗев. Цементка тоз кушсаң, ул катмый, сыек килеш кала, кипкәч тә уалучан була икән. И.Сираҗи

2) Шундый порошоктан ясалып каткан масса. Бетон җылы һәм кытыршы иде. Вак цемент кисәкләре юкарган учына кадалдылар. С.Шәмси

3) анат. Тешнең тамырын һәм муентыгын каплап торган сөяк тукыма

4) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса нык, какшамас итеп бәйли, берләштерә торган нәрсә. Туганлык цементы

2. с. мәгъ. Шундый минераль матдәдән ясалган. Мескен Зигизмунд, әрнүгә түзә алмыйча, цемент идәндә тәгәрәп-тәгәрәп ауный башлады. Г.Әпсәләмов. Озынлыгы биш, киңлеге өч метр чамасындагы таш капчык – тәрәзәсез дүрт цемент стена. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә