ЦЕЛЛЮЛО’ЗА и. фр. 1. 1) Үсемлек күзәнәкләренең тышчаларын тәшкил иткән матдә; клетчатка. Бериш аскомицетлар хайван үләксәсеннән калган җирлектә үсә, икенчеләре целлюлозага бай үсемлек калдыкларын неорганик молекулаларга кадәр таркатуда катнаша. Биология 2) Үзагач һәм кайбер үсемлекләрнең сабакларын химик юл белән эшкәртеп табыла һәм кәгазь, ясалма ефәк, шартлаткыч һ.б.ш.ны ясауга китә торган матдә. Гәрчә ул заводта целлюлозадан дары ясасалар да, Мотаһир аңа бар белгәнен дә әйтмәде. Р.Кәрами 2. с. мәгъ. Шул матдәдән ясалган. Целлюлоза сүс. Целлюлоза бөке |