ЦЕЛЛУЛО’ИД и. лат.-гр. 1. Нитроцеллюлозадан ясалган тиз янып китүчән сыгылмалы матдә (элек галантерея әйберләре, уенчыклар һ.б.ны җитештерү өчен киң кулланылган). Өстәл теннисы шары целлулоидтан яки пластиктан ясала 2. с. мәгъ. Шул матдәдән ясалган. – Дүрт-биш җирдән җавап килде, берсендә дә өмет юк, – дип, Каймакчи тирән сулады. Кара замш пальто өстеннән кигән соргылт партупеялары шыгырдады, целлулоид ак якасы имән муенына батып керде. Х.Камалов. Чыршыны целлулоид уенчыклар, марля һәм мамык белән дә бизәргә ярамый. Яшел Үзән |