ЦЕЛЛОФАН и. фр.-гр. 1. 1) Целлюлозадан җитештерелгән су үткәрми торган үтәкүренмәле плёнка. Аның өстенә дипломатымнан алып метр ярым озынлыктагы целлофанны капладым, шуның белән минем ятагым әзер булды. А.Тимергалин

2) Шундый плёнкадан ясалган пакет, капчык кебек әйбер. Шунда башта чистарак саналган ике капчык, аның өстенә целлофан җәйделәр һәм Мөнирҗанны сак кына кертеп яткырдылар. Н.Әхмәдиев . Целлофанга төрелгән күгелҗем тәлгәшләр бик зәгыйфь булып, алардан сизелер-сизелмәс җир исе аңкый иде. М.Маликова

2. с. мәгъ. Шул плёнкадан ясалган, шуннан эшләнгән. Кайбер тәрәзәләр ябык, кайберләренә карындыкны хәтерләткән целлофан җәймәләр тарттырганнар, пәрдәләрнең дә ябылып бетмичә, ачыграк калганнары бар. Р.Фәйзуллин. – Менә бит, менә бит, син шуны күр әле, – дип, кесәсеннән целлофан капчык чыгарды. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә