ЦЕЙХГА’УЗ и. нем. хәрби иск. Корал, кием-салым, азык-төлек һәм һәртөрле кирәк-яракларны саклау өчен хәрби склад. Командирларының рөхсәтеннән башка гына алар цейхгаузларны һәм корал складларын ачтылар, коралландылар. Я.Чанышев. Корбан бәйрәменнән кайткач, Лотфулла ике көннән снарядлар саклый торган цейхгаузны сакларга каравылга китте. Цейхгауз җир астында 6–7 метр тирәнлектә. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә