ЦЕЙТНОТ и. нем. 1) махс. Уенның дәвамлылыгы билгеләнгән рәсми шахмат яки шашка ярышларында уенчының йөрешләрне уйлап бетерергә вакыты җитмәү хәле. Болар, шахматчылар цейтнотка эләккәч ясаган йөрешләр кебек, бик тиз булды. М.Хуҗин

2) күч. Вакытның бик аз булуы, вакыт җитмәү. Яшәү кыска. Аҗагандай! Үтә гомер цейтнотта! Н.Гамбәр. Иртәнге якта аның өчен һәрвакыт цейтнот бит: һәр көнне 32 укытучының 3 – 4 се булмаганлыктан, өчәр параллельдән торган унсигез сыйныфның дәресләр тәртибен көйлисе була. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә