ЦЕЗУ’РА и. лат. 1) әд. Шигырь юлы эчендә шул шигырь үлчәме өчен мәҗбүри тыныш, пауза. Моңа шигырьнең интонациясе, ритмик буыннар, цезура һәм рифмалар мөмкинлек бирә. Х.Миңнегулов. Ә менә Дәрдемәнд һәм С.Рәмиев иҗатларында ачык иҗекләре дә, цезуралары да һәм табигый басымнары да сакланган шигырьләр белән очрашабыз. Ә.Закирҗанов 2) муз. Көйдәге пауза. Музыкаль формалар эчендә һәртөрле кисәкләр арасындагы бүленешләр фраза дип атала, фразаның тәмамланган урынына цезура диләр. Ә.Бакиров |