ЦАРИЗМ и. рус 1917 елга кадәр Россиядә чикләнмәгән югары хакимият монарх кулында булган идарә итү формасы; патша режимы. Татарларның царизмга каршы милли азатлык хәрәкәтләрен ул юрист трибунасыннан торып яклый. М.Мәһдиев. Хәзерге вакытта бу хата нигездә төзәтелгән булса да, атамаларда царизм дәвереннән үк калган бөек мәмләкәтчел һәм шовинистик исемнәр сакланып килә икән әле. А.Тимергалин |