ҺУШСЫЗЛАНУ ф. 1) Аңны югалту, һуштан язу. Ягъкубның моны ишеткәч акылы шашты, Бер кычкырып, һушсызланып, авып төште. Моны күреп, угланнары кайгырышты: «Аһ, үкенеч, хата кылдык!» – диләр имди. Кол Гали 2) күч. Югалып калу, нишләргә белмичә тору // Ваемсызлык, гамьсезлек күрсәтү Һушсызланып тору Вакытлыча һушсызлану. [Зимин (беркавым һушсызланып торганнан соң кобурасыннан пистолетын чыгара):] Атам! З.Хәким Һушсызланып утыру сөйл. к. һушсызланып тору. [Нурдидә:] --- Ярый, вакытым кысан. Һушсызланып утырма, акчаңны яшереп куй. З.Хәким |