ҺУШСЫЗ с. 1. Аңсыз, һушын җуйган, биһуш. Ярый әле шундук һушсыз хәлдә самолётта Владивостокка озаттылар. С.Сабиров. Инде сынган, өзелгән дип исәпләнелгән хисләренең нәзек кыллары тибрәлеп куюдан бичара Фәхри Хисами ничек тә мәрхәмәтсез, ышанычсыз дөньяга кайтырга теләгән һушсыз адәм халәтеннән чыгарга омтылыш ясады. Ф.Яхин 2. рәв. мәгъ. Аңсыз хәлдә, һушын җуеп, биһуш булып. Монысы күршеләрнең тәмлетамак ата песие – Наполеон. Мин ике адым ясаганчы, ул койма башыннан гына кар өстендә һушсыз яткан карчыга өстенә сикерде. А.Хәсәнов ◊ Һушсыз итү Таң калдыру, хәйран калдыру, гаҗәпләндерү. Менә шул Әнәс Рухиягә аеруча хөсетләнә: юл өстендә туры килмәсә дә, үзе эзләп табып, аның Равилне һушсыз иткән озын толымнарыннан тартып китә. В.Нуруллин. Нәкъ шул көннәрдә Сабирҗанга, солдатка каралырга дип, печатьле кәгазь тоттырдылар. Бу хәл Сабирҗанны һушсыз итте. М.Хәсәнов. Һушсыз калу 1) к. һуштан язу. Вәлиәхмәтов тагын һушсыз калды. Аңына килә алмый ике көн саташып яткан, дип сөйләделәр. Р.Максудов. Бер яктан, күңелне әнә шул уй борчый, икенче яктан, Хафиз картның кружкалап хәмер эчүенә һушсыз калган идем. В.Нуруллин. Мин кечкенә инештән бәреп торган тузганак-фонтаннарга сокланып һушсыз калдым. Г.Әдһәмова |