ҺУШ и. фар. 1) Аң, ис; зиһен. Ни хакың бар синең моны һуш җуярлык дәрәҗәдә авыр кабул итәргә. Ә.Баян. Ул көнне Хәмит көн уртасына кадәр һушында иде, кулын Гөлчирәгә сузды да хырылдый башлады һәм тынсыз калды. Д.Каюмова 2) Сәламәт акыл, уйлау сәләте; гакыл. Бүген миңа йөрәк әйтте: Барып кил аңа, диде. Аның да һушы сәламәт, Йөрәге яна, диде. А.Хәлим. Килеп дөрес эшләгәнсең, Сәет. Тик... минем көчем җитәр микән соң? Һушым җитәр микән? Г.Гыйльманов ◊ Һуш аву к. һуш китү. Тышкы ялтыравыгына исем китеп, һушым авып йөргәнмен икән. Эче тулы агу икән ул чибәркәйнең. А.Гыйләҗев. Һуш башка килү к. һушка килү ( 1 мәгъ.). Аракы эчтем – хушландым. Һушым китеп, буш калдым; Һушым башка килгәнче, Эш урынымнан буш калдым. Н.Исәнбәт. Һуш җыю Хәл алу, берәр төрле киеренке хәлдән соң тынычлану, зиһен җыю. Хәлим, агач астында калмас өчен, читкә тайпылырга кирәген белә, әмма, һушын җыеп, гәүдәсен һәлакәт астыннан ала алмый иза чигә иде. Г.Гыйльманов. Сәкинә бермәл, фикерләү сәләтен югалтып, һушын җыялмыйча торды. Г.Әдһәмова. Күзләреннән очкыннар чәчелде Шәүкәтнең, бертын һушын җыя алмый ятты. К.Кара. Һушка килү 1) Аңга килү, үз-үзеңне һәм тирә-якны сизү, аңлау хәленә кайту. Пётр озын гына һушсыз ятканнан соңында һушка килә. Г.Исхакый. Һушка килеп, сикереп торган идем, кая ул, тегеләрдән җилләр искән. Ф.Сафин; 2) к. һуш җыю. Мунчадан соң әле озак кына һушка килә алмый йөрисең. Р.Зәкуан; 3) Берәр төрле башкарылган эшнең яки ниятнең ялгышлыгын аңлап, аннан кире кайту, аны төзәтергә омтылу. Бохари муллалар, һушларына килгәч, болай очып йөрүнең шәригать буенча дөресме, түгелмелеген [тикшерергә] керештеләр. Ф.Әмирхан. Һуш керү к. һушка килү ( 1 мәгъ.). Күпме вакыт узгач һуш кергәндер – анысы билгесез, әмма теге «полковник ханым» «операциясен» уңышлы үткәргән, диделәр. Л.Әблиева. Һуш китү 1) Аңны югалту. Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Г.Тукай. Күп кенә тол хатыннар ачтан, талчыгудан һушы китеп егыла, әмма авызына бер уч бодай каба алмый. Я.Шәфыйков. Бернинди хәл юк, вакыты белән һуш китеп ала. Ә.Моталлапов; 2) Нәрсә дә булса уйларлык, эшләрлек хәлдә булмау, аңгы-миңге хәлдә булу; зиһен чуалу. Ләкин бу гаҗәп вакыйга сәбәбеннән беркадәр һушым китте дә сөйләшә алмый тордым. Р.Фәхретдин. Мирзахан көтелмәгән бу удардан һушы китеп, лып итеп диванга утырды. Р.Батулла; 3) Акылдан язу, шашу, тилерү. Кайчан бер аять иңдерелеп сугыш зекер ителсә, күңелләрендә Аллаһуга каршы чир булган монафикъларны күрерсең, алар, үлемнән куркып, һушы киткән кешенең каравы кеби сиңа карарлар, чөнки алар яратмаган үлем сугышта аларга якын киләдер. Ногмани; 4) Бик нык соклану, кызыгу, ис китү, мөкиббән китү; гаҗәпләнү, шаккату. Шулай да Фәләхнең әнисе койган казылыкка һушы киткән әнә [министрның]... В.Нуруллин. Тик минекеләрнең велосипедка һушлары китми, алар, нишләптер, машинада утырып йөрергә ярата. Ф.Төхбәтуллин. Шушы вакыйга исемә төшә дә, гаҗәпләнүемнән һушларым китә: миллионнарча кешеләрне ничек итеп шушы кадәр үк ышандыра алдылар икән? Я.Шәфыйков. Һушны алу 1) Акылдан язар дәрәҗәдә куркыту. Икенче көнне, иртәнге сәгатьтә үк, сәламәтлек саклау бүлегеннән Галиев шалтыратып, Кадриянең һушын алды: – Монда, башкарма комитет каршына, Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре җыелып килгән. В.Имамов; 2) Аңгы-миңге хәлгә китерү, зиһенне чуалту. Фикеренең җебе, сүзенең рәте-бите юк. Очрашу сөенеченнән шулай каушап калдымы, әллә, чыннан да, дөмбәсләп һушын алганнармы бичараның? Т.Галиуллин; 3) Сокландыру, кызыктыру; гаҗәпләндерү, шаккатыру, ис-акылсыз калдыру. Гомерендә күрмәгән затлы киемнәр һушын алды Гөлбануның. Т.Гарипова. Алар бер-берсенә нәзакәтле мөнәсәбәтләре белән кодаларының һушын алырга ярата. Ф.Садриев. Әмма егет тә кеше иде яшь чагында бабаң! Бөеренә таянып, бер җырлап җибәрсә, кунакларның һушын ала иде. Ә.Еники; 4) Гашыйк итү. Дамирына чыкканчы, никадәр егетнең һушын алды бу күзләр. Ф.Яруллин. Ничәмә кызның һушын алган егет. Ф.Яхин. Һушны җибәрү к. һушны алу. Инфир – авылда шофёр. Үзен хатын-кызның һушын җибәрүче дип саный. Р.Сәгъди. Йорт хуҗасы төнге бакчаның теләсә кемнең һушын җибәрерлек эффект ясаганын үтә яхшы белә иде. Р.Мирхәйдәров. Һуштан аву к. һуштан язу . Зәңгәр олы күзләрең бер сирпесәң, Бетте инде – бөтен кеше һуштан ава. Ш.Бабич. Һуштан ауганчы безләр сыктадык, Кайгы-сагыштан бергәләп сыкрандык. Ф.Бәйрәмова. Һуштан китү 1) к. һуштан язу. Буш күзләргә карап тора шагыйрь, һуштан китеп тора: «Мин кайда?!» К.Сибгатуллин; 2) Акылдан язу, шашу, тилерү. Тегендә ана һуштан китте, булды дивана; Бердәнбер углын югалту нинди авыр хәсрәт аңа. Г.Камал. Һуштан таю к. һуштан язу. Кара теге чибәр кызны! Һушыннан тайган булып ята. Г.Камал. Һуштан яздыру к. һушны алу. Кыз-хатынны егет-ирләрнең холкы да, йөз-кыяфәте дә түгел, тасма теле һуштан яздыра. З.Хөснияр. Һуштан язу 1) Аңны югалту. Районга алып баргач, таныш врач: – Абзый, аягың сынган, гипс салабыз, – дигәч, Сабирулла һушыннан язды. И.Хәйруллин; 2) Хәйран булып сокланудан ис китү, таң калу. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Ә.Еники |