ҺУН и. IV гасырда Көнчыгыш Уралда Үзәк Азиядән чыккан хуннар (сөннәр) белән җирле сармат һәм угор кабиләләре катнашында оешкан кабиләләр берләшмәсе вәкиле; русчасы: гунн. Аттиланың вакытсыз вафаты һуннар арасында эчке бәрелешләргә китерә. Т.Кәримов. Әмма шуның белән бергә һуннарның монгол булмавы да күптән ачыкланган факт бит. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә