ҺУ I ы. 1) Шатлану, соклану, горурлану хисләрен белдерү өчен кулланыла. – Һу-у, күршеләр килгән икән, түрдән рәхим итегез, – дип, ярты пот бодайны кадерләп кенә кулына алды. М.Мәһдиев. Һу-у, кылыч уенын көтеп ала иде Үтәмеш хан. Р.Батулла

2) Гаҗәпләнү, аптырау, курку яки ризасызлык хисләрен белдерү өчен кулланыла. [Сәркатип:] Утызлап гариза бар. [Әгъза:] Һу, бигрәк күп икән. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә