ҺӨНӘРЧЕЛ с. 1) ялг. Һөнәр яки һөнәрчелек белән бәйле; һөнәргә нигезләнгән. Көнчыгыш белән культура һәм экономика өлкәсендә бәйләнешләр көчәя, һөнәрчел җитештерү киңәя. Казан утлары

2) Төрле һөнәрләргә оста, маһир. Ә Габдулла Кариев мәдрәсәдә укыган чакта аның [Тукайның] «һөнәрчел» булуы, хәтта рус шигырьләрен дә көйләп йөрүе турында искә ала. З.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә