ҺӨНӘРСЕЗЛЕК и. 1) Һөнәрсез булу. Ул елларда көтүчелек иң түбән һөнәр исәпләнә иде. Хәтта һөнәр дә түгел, һөнәрсезлек санала, ягъни кулыннан башка бернинди дә эш килмәгән кеше генә көтүче була, дип карыйлар иде. М.Әмир 2) Ялкаулык, эшлексезлек, булдыксызлык, эшкә өйрәнү теләге булмау. Табигате һөнәрсезлек тарафына юнәлсә, ул баланы тәртипкә салмак читендер. К.Насыйри. Эш кешене төзәтә, эшлексезлек, һөнәрсезлек белән кеше булып булмый. Р.Зарипов |