ҺӨНӘРСЕЗ с. 1. 1) Нинди дә булса һөнәре, профессиясе, белгечлеге булмаган. Күл буеның мәдрәсә талибләре Барча байлыкны җыячаклар, имеш, Һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш. Г.Тукай 2) Нинди дә булса осталыкка ия булмаган, булдыксыз, кулы эш белмәгән. Күбрәк һөнәрсез атадан һөнәрсез бала туа, димәктер. К.Насыйри 3) Эш рәте белмәгән, бер эшкә, тәртипкә өйрәтелмәгән. Падишаһ, гаять гайрәтләнеп: – Бар, кит, һи, һөнәрсез ахмак! --- – диде. К.Насыйри. Мәрфуга апа мине, бигрәк һөнәрсез малай бит бу, дип уйлый торгандыр... Ф.Әмирхан. Әлегә һөнәрсез малайда башкаларның гаме дә юк шул. Р.Рахман 2. рәв. мәгъ. Һөнәре булмаган хәлдә, һөнәре булмыйча торып. Бервакытны болар [болгарлар] һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Г.Исхакый. Һөнәрсез эшләп булмый 3. и. мәгъ. Һөнәре булмаган кеше. Һөнәрсез сине күрә алмас, Илдән илгә җилеп үтсәң дә, Бу дөньялар сиңа да калмас! Дастан |