ҺӨНӘРМӘНД и. фар. иск. Алтын куллы кеше; күп һөнәргә ия булган кеше. Ул вакыт һөнәрсезнең ярамас эшен күреп, аның яхшысын эшләмәгә иҗтиһад кыл, һөнәрмәнд булырсың. К.Насыйри. Ихатада сарык кабыргасы сөяге табылгач, ул инде үзен иң оста шымчыларның да остасы икәнлеген раслый белүче һөнәрмәнд дип уйлады. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә