ҺӨНӘРЛЕ с. 1. 1) Нинди дә булса һөнәре, профессиясе, белгечлеге булган. Сугыш башлангач, цехта һөнәрле эшчеләр бик нык кимеде. Г.Әпсәләмов

2) Кулы эш белгән, булдыклы, берәр осталыкка ия булган. Җире рәтсез якта халык һөнәрле була. М.Мәһдиев. Ян тәрәзә янындагы кечкенә тәбәнәк өстәл өстенең эш кораллары белән тулганлыгы хуҗаның һөнәрле кеше булуы хакында сөйли. Р.Рахман

3) Өйрәтелгән (хайваннар тур.). Мин ишеттем, сезнең һөнәрле карчыгаңыз бар, имеш. К.Насыйри

2. и. мәгъ. Һөнәре булган кеше, оста. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә