ҺӨНӘРИ с. фар. Нинди дә булса һөнәр белән бәйле, шуңа караган. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйк. Н.Галиев. Менә шушы укытучының һөнәри категориясен күтәрү өчен тест үтеп кайтып килеше иде. С.Зыялы // Гомумән һөнәрләргә, профессиональ эшчәнлеккә караган. Магистратурада ике ел укыганнан соң, алар магистр дәрәҗәсендәге югары һөнәри белем турында диплом алачак. С.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә