ҺӨНӘР и. фар. 1) Нинди дә булса эшчәнлек белән бәйле белгечлек, профессия; квалификация. Шофёр идем мин... Яхшы һөнәр! А.Гыйләҗев. Металлург эше – «кайнар һөнәр», Салкын акыл кирәк, корыч кул. Г.Сафин

2) Нәрсә дә булса ясау, җитештерү өчен махсус күнекмә таләп итә торган эш, кәсеп, шөгыль. Казанда шактый халыкның һөнәр-сәүдә белән шөгыльләнүе Казанның ханлыкта зур сәүдә үзәге булуын күрсәтә... Б.Хәмидуллин. Бу сәләтле бала тугыз яшьтән үк тегү һөнәренә өйрәнә. З.Мәхмүди

3) Үзенә хас алым һәм методлар системасы булган берәр төрле практик эш, эшчәнлек. Ниһаять, яшь мәгърифәтче шул заман шартларында үзе өчен иң кулай булган һөнәр – китап бастыру һәм тарату эше белән шөгыльләнергә әтисенең ризалыгын ала. Г.Камал. Бу дөньяда гүя кер элүдән рәхәтрәк башка һөнәр юк. Г.Гыйльманов

4) Нәрсәгәдер зур осталык, маһирлык, эшне белү. Балалар өчен тапшыруларда алып баручылар, «маладис» дип, һөнәр күрсәткән баланың башыннан сыйпый. Р.Батулла. Мич чыгарганга Пачарлардан да тиясе әле, пима да төпли башлады – кулы һөнәр белә, Аллага шөкер. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә