ҺӨҖҮМЧЕ и. 1. спорт Кайбер командалы спорт уеннарында һөҗүм итүчеләрнең берсе; форвард. Итекләре авыр дип тормады Равил, үзәк һөҗүмче булып уйнады. В.Нуруллин. 29 яшьлек һөҗүмче моңа кадәр Кытайдагы «Ценг Тоу» клубы данын яклады. Ватаным Татарстан 2. с. мәгъ. Һөҗүм иткән, һөҗүмдә катнашкан. Аларның җайдаклары һөҗүмче якны ә дигәнче камалышка алды. В.Имамов. Һөҗүмче кемсә аны (Сөембикәне) ятагында ук юрганына төреп бәйләде дә иңенә күтәрде. М.Әмирханов |