ҺӨҖҮМЧӘН с. 1) к. һөҗүмле. Күренә ки, яңа чор бусагасына килгәндә, бу халык традицияләрендә һәм стратегиясендә яңа заман сораган форматтагы һөҗүмчән, сугышчан оешканлыклар булмаган. М.Гайнетдин 2) Һөҗүм итеп тора торган, шуңа сәләтле. Канда менә шушы һөҗүмчән һәм саклагыч күзәнәкләр ясалу үзләре бер система тәшкил итәләр. Ф.Бәйрәмова 3) күч. Агрессив, басып алуга, басым ясауга нигезләнгән. Минемчә, иптәшләр, бөтен сәбәп – эчүчелеккә каршы һөҗүмчән көрәш алып бармауда. Ф.Садриев. IIIуңа күрә дә революциянең һөҗүмчән рухын раслаучы, алдынгы көчләргә дан җырлаучы, яңа тормышны пропагандалаучы әсәрләргә киң урын бирелә. М.Мөхәррәмов, А.Әхмәдуллин 4) күч. Үткен, аяусыз, кызганусыз. Шуңа күрә «канга – кан, үлемгә – үлем!» дигән сүз шигарь генә түгел, халык күңеленә иңдерелгән һөҗүмчән максат та иде. Р.Фәйзуллин. Лаборатория мөдиренең көймәсен комга терәргә теләп, ул бер-бер артлы һөҗүмчән сораулар яудыра башлады. З.Мәхмүди |