ҺӨҖҮМЛЕ с. Һөҗүм тактикасы белән алып барылган; һөҗүмчән. Кайбер халыкларның Каспий буе, Кара диңгез аша Закавказье, Иран, Кече Азия тарафына шундый ук һөҗүмле агымын Төньяк (мех) сәүдә юлы кузгаткан хәрәкәт дип билгели алабыз. М.Гайнетдин. Команданың яңа уен стилен эзләвен, һөҗүмле футболны сайлавын беләбез. Ватаным Татарстан |