ҺӨҖҮ’М ИТҮ ф. 1) Актив сугыш хәрәкәтләре белән алга, дошманга таба бару, дошманны кысрыклау. Болгар илен сытып узар өчен, Кемнәр генә һөҗүм итмәгән?! Х.Җәгъфәр. Армия киң фронт белән һөҗүм итә 2) Зур тизлек белән дошман, аның ныгытмалары һ.б. өстенә ябырылу, ташлану; атакага бару. Әгәр синең ханың көтмәгәндә һөҗүм итмәгән булса, җиңүнең кем ягында буласын күргән булыр идегез. Э.Яһудин 3) Кемгә яки нәрсәгә дә булса дошманлык нияте белән ташлану; гомумән кемгә дә булса каршы хәрәкәт итә башлау. Әмирҗаннар бандасы коммунага һөҗүм итәргә әзерләнә. Ш.Камал 4) Зыян салу өчен, бик күп булып берьюлы ябырылу. Бервакыт, Тәкәнештән төнлә туган авылына кайтканда, басуда аңа [Нухка] бүреләр һөҗүм итә. Ш.Мостафин 5) Кемнең дә булса тормышына, иминлегенә зур куркыныч тудыру, талау, үтерү максаты белән ташлану. Патшага һөҗүм итү 6) спорт Командалы спорт уеннарында яки шахматта зур осталык белән алга үтеп, ыргылып, каршы якны кысрыклау. 55 нче минутта Казан командасы ветераны Олег Петров, шайбасыз уенчыга һөҗүм итеп, «Ак Барс»ны уңайсыз хәлгә калдырды. Шәһри Казан. Үзәктән һөҗүм итү 7) күч. Тиешле максатка ирешү өчен, кемгә яки нәрсәгә каршы актив хәрәкәт, көрәш башлау. Күкләрне күкрәтеп, Җирләрне тетрәтеп Һөҗүм итте эшче дөньясы. Г.Камал. Башкача уйлаучыларга һөҗүм итү 8) күч. Кискен рәвештә риза булмыйча, кемгә яки нәрсәгә дә булса каршы чыгыш ясау. Дустлар, тугры юлдан китик, Ишаннарга һөҗүм итик; Тозакларын вәйран итик: Тагы бер кәррә кормасын! Г.Тукай. Әгәр бәйләнә башласалар, Гөлшәһидә акланып утырмаска, ә һөҗүм итәргә булды. Г.Әпсәләмов 9) күч. Нәрсәгә дә булса интенсив, кискен рәвештә начар тәэсир ясау (табигать көчләре тур.). Бу дулкыннар кубарса да шау-шу, гауга, Һөҗүм итеп килсәләр дә, охшап яуга, – Шунда үсеп тора торган олуг таш-тау зәррә хәтле зарарланмыйча калды сау. Г.Тукай. Диңгез коры җиргә һөҗүм итә // Кинәт, интенсив рәвештә зыян салып килү, тоту, биләү. Аерылышуларның күбәюе, балаларга карата каты күңеллелек, рәхимсезлек – болар барысы да гаилә институтына һөҗүм итә торган күренешләр. Г.Буби. Глобальләштерү шаукымы (империализмның яңа шәкеле) милли көйләребезгә дә һөҗүм итә башлады, дөньякүләм бертөрле көйсезлек-моңсызлыкка тартып кертмәкче булалар. Б.Рәхимова 10) күч. Уй, фикер, хис, халәт һ.б.ш. кинәт биләп алу. Бәхетсезлек алар гаиләсенә иң нечкә җирдән – балалар аша һөҗүм итте. Ф.Бәйрәмова. Керфекләрен тырышып-тырышып ачарга теләсә дә, һәр тарафтан һөҗүм иткән караңгылык нәрсәдер пышылдаган ир-атның да йөзен үзенә йомып алды... Х.Ширмән |