ҺӨҖҮМ и. гар. 1) хәрби Дошманга таба юнәлгән, аны тар-мар итү, аның тере көчләрен юк итү, хәрби техникасын кулга төшерү һәм мөһим районнарны яулап алу максаты белән үткәрелә торган төп сугыш хәрәкәтләре. Безнең фронтта һөҗүм сугышлары да шактый вакыт тынып торды. Ә.Еники. 24 август иртәсендә дивизия Грачи совхозы, Котлубань станциясе һәм авылы юнәлешендә һәм аннары Малая Россошкага таба киң фронтта һөҗүмгә күчте. Казан утлары

2) Гаскәрләрнең зур тизлек белән дошман, аның ныгытмалары һ.б.ш. өстенә ябырылуы, ташлануы; атака. Ул көнне дошман бик көчле һөҗүм башлады. А.Мансуров. Һөҗүм ысулы да бик дөрес сайланган иде: башта дошман өстенә иң әзерлекле, иң каһарман яугирләр чирүе ташлана. М.Әмирханов

3) Гомумән кемнең дә булса зур тизлек белән кемгәдер ташлануы. XIV гасырның 60 нчы елларында мөстәкыйльлеккә ирешкән Алтын Урда бәкләре Булат Тимер һәм Тагай тиздән Болгар һәм Наручаттан күршеләренә һөҗүм ясый башлыйлар. Б.Хәмидуллин

4) Кемгә яки нәрсәгә дә булса дошманлык нияте белән ташлану; гомумән кемгә дә булса каршы хәрәкәт итә башлау. Карагруһчылар һөҗүме башлангач, [Хәләф Гарданов] халыкара хокук оешмаларына барып керде, Гаага судына ук мөрәҗәгать итте. Г.Гомәр. Явыз кортлар һөҗүме аша үтеп, каравылчы йортына килә Килмешәк. К.Җәмит. Организмга чит-ят, зарарлы җисемнәр күбрәк кергән саен, аларга ак күзәнәкләрнең һөҗүме, ябырылуы да көчәя төшә. Ф.Бәйрәмова

5) Зыян салу өчен, бик күп булып берьюлы ябырылу. Черки яуларының һөҗүмен искә алмаганда, төн тыныч үтте диярлек. Я.Зәнкиев. Әле кичә генә телевизордан Африка илләренә саранча һөҗүмен күрсәттеләр. Р.Мөхәммәдиев

6) Кемнең дә булса тормышына, иминлегенә зур куркыныч тудыру, талау, үтерү максаты белән ташлану. 1887 елның 1 мартында, патшага һөҗүм оештыручыларның берсе буларак, Александр Ульянов та кулга алына. А.Тимергалин. Татарстандагы эре банкка, Интернет аша ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә, 300 миллион сумлык зыян килә. Әлмәт таңнары

7) спорт Командалы спорт уеннарында яки шахматта зур осталык белән алга үтеп, ыргылып, каршы якны кысрыклау хәрәкәте. Мастер барлык утыз тактада да аклар белән генә уйнады. Беренче булып һөҗүмгә күчү мөмкинлеге аның кулында. А.Хәсәнов. Икенче периодта Новосибирск кунаклары, көчле һөҗүмнәр ясап, исәпне ике шайбага кыскарттылар. Туган як

8) спорт Команданың тупны, алканы көндәшләрнең капкасына (кәрзиненә) кертү бурычы торган өлеше; һөҗүмчеләр. --- беренче үк булмаса да, дөньяның иң яхшы һөҗүм уенчыларыннан санала. Ватаным Татарстан

9) күч. Тиешле максатка ирешү өчен, кемгә яки нәрсәгә каршы актив эш, хәрәкәт, көрәш. Большевиклар хакимияте ныгып урнашып, дингә каршы һөҗүм башлаган дәһрилек чорында була әлеге хәл. Ф.Зариф

10) күч. Кискен рәвештә риза булмыйча, кемгә яки нәрсәгә дә булса каршы чыгыш. Тәнкыйтьчеләреңә каршы һөҗүм

11) күч. Нәрсәгә дә булса интенсив, кискен рәвештә начар тәэсир ясау (табигать көчләре тур.). Кар суларының һөҗүме вакытын якынча белеп була, ичмасам, ә ярсуның ташып чыгар вакытын --- берничек тә чамалап булмый шул. Шәһри Казан // Кинәт, интенсив рәвештә зыян салып килү, тоту, биләү. Бу – инсульт һөҗүме... Була торган хәл... Даруларыгызны эчегез дә ятыгыз... Д.Гыйсметдин

12) күч. Уй, фикер, хисләрнең кинәт биләп алуы. – Рәхмәтеңә рәхмәт, сеңелкәем, – диде Толымбикә, хис һөҗүменнән арынып. М.Әмирханов

13) күч. кит. Көчле тәнкыйть. Быелгы язгы каникулда укытучылар аңардан, нигә сез язган дәреслекләргә әледән-әле һөҗүм ясап торалар, ә сез берсенә дә җавап бирмисез, дип сораганнар икән. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә