ҺӨДҺӨД и. гар. зоол. Һөдһөдчәләр семьялыгыннан җилпәзә сыман ачыла алган зур бүрекле, озын гына томшыклы чуар кош; русчасы: удод. Ул сүзләр бер колакка кереп алдылармы, һич онытыласылары килмичә, авыз эчендә әвәләнә башлыйлар: һөдһөд, дөлдөл... төрҗәгун... Г.Бәширов. Төшеңдә һөдһөд кошын күрсәң, зур галим һәм ачык гыйлем иясе булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә