ҺОМАЙ и. фар. миф. Күләгәсе кемнең башына төшсә яки үзе килеп кунса, шул кеше чиксез бәхетле була, дип ышанылган бәхет кошы. Һомай тоткандай, Әнисә белән елмаешып, мөзакәрә үткәреп, үбешеп утырасыз – үз башыңа азаланасың, әбәү! В.Садыйков. Бервакыт халык арасында «Һомай оча! Һомай оча!» дигән хәбәр таралган. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә