ҺИ’ЧЬЮГЫ кис. 1. Үзе караган сүзнең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланыла; аз дигәндә, минимум. Хатын тарафыннан һичьюгы бер уч җылы өметләнгән очракта, иргә, мылтык асып, урман иңләргә кирәк иде. Н.Гыйматдинова 2. кер. сүз. мәгъ. Һәрхәлдә, ничек кенә булса да, бернәрсәгә карамастан. Һичьюгы, «янәшә» сүзе кулайрак булыр иде әле. А.Тимергалин |