ҺИ’ЧШИКСЕЗ рәв. 1. Һич икеләнеп тормыйча, һич шикләнмичә; тәгаен, бәхәссез. Зөлмәт, йодрык сугышында үзен һичшиксез батыррак санаса да, шулай да ул үзенең серле тасмаларына ныграк исәп тоткан иде, ахрысы. Н.Фәттах. Сөен бәк! Матур исем. Ул һичшиксез баһадир булыр. Р.Батулла 2. кер. сүз. функ. Әлбәттә, бернинди шөбһәсез. Гади мәсьәләне хәл итү өчен бу ысул, һичшиксез, яраклы. А.Тимергалин. Көндәлек матбугатта басылган шигырьләрне күздән кичереп баручының, һичшиксез, үз фикере була, андый укучыны берни дә юлдан яздыра алмый. Б.Рәхимова |