ҺИ’ЧТУКТАУСЫЗ рәв. Бер дә туктап тормыйча, өзлексез рәвештә, бертуктаусыз, берөзлексез. Оҗмахның кызлары вә угланнары һичтуктаусыз оҗмах шәрабларыннан биреп торырлар. К.Насыйри. Һичтуктаусыз әрнеп-сызланып госпитальнең тимер караватында аунаганда, Бибисорурын, улы белән кызын күрәсе килеп үзәкләре өзелде. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә