ҺИ’ЧТӨРЛЕ а. иск. 1) Һичнинди, һичбер төрле. Мондый җавапсыз «тәнкыйтьләр» язучыга һичтөрле файда бирмиләр. М.Җәлил

2) Берничек тә. Хәзерге заманда мәдәни милләтләр арасында шулай тиз заман эчендә шөһрәткә менүче мөхәррирләр еш-еш чыгып торсалар да, аларны вә аларның шөһрәтен Тукаев вә аның шөһрәте белән чагыштыру һичтөрле мөмкин түгел. Гали Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә