ҺИ’ЧСҮЗСЕЗ рәв. 1) Каршылыксыз; бернинди каршылык күрсәтмичә, шунда ук; икеләнмичә. Мәгәр бу өлкәдә миңа һичсүзсез буйсыну бетте: еш кына сүз көрәштереп, мин теләгән өтерне куйдырмый кала башладылар. М.Яһудин

2) Бәхәссез, тәгаен, һичшиксез. Хәлсез булсаң, бетәсең. Исән калу өчен көч тупларга кирәк. Шуңа күрә бүген безнең һичсүзсез үз дәүләтебез булырга тиеш. Р.Вәлиев. Әле болардан башка да истәлекле даталарыбыз күп. Әйтик, бу елны һичсүзсез Тукай елы дип атап булыр иде. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә