ҺИ’ЧНӘРСӘ а. Берни, бернәрсә дә. Әмма Зөбәер беркем белән дә аралашып китмәде, һичнәрсәгә катышмады, тулай торак, анда яшәүчеләр аңа әллә бар, әллә юк иде. Д.Булатова. Сөембикә Шәехгалине кан калтырап көтте. Кулларының хәле китте: һичнәрсә тормый, ике-өч затлы чынаякны да идәнгә төшереп ватты. М.Әмирханов ◊ Һичнәрсәдән хәбәрсез Бернәрсә белмичә, ваемсыз рәвештә. --- Табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары – балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр. Ш.Камал |